Әгәр исән булса, аңа 84 яшь тулган булыр иде.
Шул уңайдан театр музеенда тамашачылар белән искә алу чарасы узды. Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясе уйналды.
Әлеге спектакль беренче тапкыр 1976 елны режиссер Равил Тумашев тарафыннан сәхнәгә куела һәм күп еллар зур уңыш белән бара. Гомәр ролен Наил Шәйхетдинов башкара.
Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Республика татар күчмә театрына эшкә килә һәм 2016 елга, гомеренең соңгы көненә кадәр эшли.
Наил Шәйхетдинов театрда 50 елдан артык эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы күп кенә рольләр башкара, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнаша. Башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын ала. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкара.
Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновны искә алуыбыз рухына дога булып ирешсен.