Россиянең һәмТатарстанның халык артисты 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә.
Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкара,дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләретөшергән фильмнарда катнаша.
“Мин мәктәптә дә 10ел буе бер шигырь сөйләмәдем, чөнки ятлый алмый идем. Артист булгач, Ходайшулар өчен 100әр битле рольләр ятлатып үчен алды инде. Белмим, имтиханкомиссиясе әгъзалары нәрсә хәл иткәндер, 3 турдан соң миннән бары: “Укыргакергәч, стипендияң булмаса, нишлисең? “ дип кенә сорадылар. “Әти бәрәңгеҗибәреп торса, укыйм!” дип җавап бирдем. Башта уку авыр бирелде, безгә авылмалайларына этюд, фантазия дигән төшенчәләр бөтенләй ят иде шул. Әмма яртыелдан алдырып киттем, укытучылар башкаларга: “Менә Наил кебек эшләгез!” – дип әйтә башлады.
Наил Шәмсетдин улының тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу чарасында аның якыннары, якташлары, иҗатташ дуслары, тугрылыклы тамашачылары катнашты.