90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар

Ульяновск шәһәренең милли китапханәсендә драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. «Сүнмәс йолдыз» дип аталган әлеге чарада  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Татарстанның халык артисткасы, җырчы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиева һәм театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәровалар катнашты.

Кичә барышында Тинчурин театры турында фильм күрсәтелде. Хөрмәтле артистларыбыз драматург иҗат иткән әсәрләр хакында сөйләде, кайсы спектакльләрендә нинди роль уйнаганнарын искә алды, җырлар башкарды. Шулай ук тамашачыларны Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган гастрольләрнең барышы, театрның репертуарында булган спектакльләре турында мәгълүмат белән таныштырдылар.

Чараның мөхтәрәм кунаклары Ульяновск шәһәре Думасы депутаты Айзәтуллина Алсу Фәрит кызы һәм  Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин милли сәнгатебезне үстерүдә керткән өлеше өчен Тинчурин театрына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тинчурин тетары матбугат үзәге

Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар
Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринны искә алдылар