90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры «Өзелгән яфраклар» спектакле белән саубуллаша

9 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә, тинчуринлылар «Өзелгән яфраклар» спектаклен соңгы тапкыр уйнаячак. Гөлчәчәк Хафизова белән Резедә Сәләхова төп рольне башкарган әлеге спектакльнең премьерасы 2014 елның 25 июнендә булган иде.

Режиссер Резедә Гарипова тарафыннан Тинчурин театры сәхнәсендә куелган Рәмзия Габделхакованың бу әсәре мәхәббәт һәм өмет турында. Спектакльдә театрыбыз йолдызлары: Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаровлар катнаша.

Спектакльдә Резедә Сәләхова башкаруындагы Фәридәнең катлаулы балачагы бәян ителә. Актриса билгеләп үткәнчә, тормыш беркайчан да гади генә була алмый, бигрәк тә сиңа ундүрт яшь тулганда. Бу тарих – әшәкелек һәм хыянәт белән тәүге тапкыр очрашкан һәм аңа бирешмәгән Фәридә исемле кыз турында.

К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте

Тинчурин театры «Өзелгән яфраклар» спектакле белән саубуллаша
Тинчурин театры «Өзелгән яфраклар» спектакле белән саубуллаша