90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте

Инвалидлар декадасы кысаларында  Тинчурин театры 7 декабрьдә Яшел Үзәндә чыгыш ясады. Шәһәрнең мәдәниятне үстерү үзәгендә «Менә сиңа куш кулым» инклюзив бәби-спектакле күрсәтелде.

Спектакльнең төп башкаручысы – кул чукларыннан мәхрүм виртуоз пианист Алексей Романов. Ул тумышы белән Татарстаннан, Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнгән. Туганда ук кул чукларсыз. Аның тарихы аша кечкенә тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә “нормаль” һәм “үзенчәлекле” кешеләргә бүленеш булмаган дөнья турында сөйләнә.

«Менә сиңа куш кулым» спектаклен 2023 елда Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мәскәүдә күрсәтергә ниятлиләр.

 

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте
Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте