90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Кәрим Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды. Чарада уку йортының 250дән артык студенты катнашты.

Кәрим Тинчурин исемендәге театрда узган Казан төзелеш көллияте көне театр музее белән танышудан башланды. Музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова студентлар өчен экскурсия үткәрде, аларны театр тарихы белән таныштырды. Кунаклар тарихи экспонатлар, күренекле Кәрим Тинчуринның кулъязмалары һәм шәхси әйберләре белән таныштылар.

Көллият көне Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» спектаклен тамаша кылу белән тәмамланды. «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә студентлар театрларга һәм музейларга йөри алалар.

Көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Жанна Габдрахманова билгеләп үткәнчә, әлеге чара студентлар арасында татар мәдәниятен, телен саклауда зур ярдәм күрсәткән.

Көллият көне ахырында театр җитәкчелеге исеменнән театр сәнгатен, мәдәниятен, традицияләрен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәннәре өчен көллият директорына һәм укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте

Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды Тинчурин театрында Казан төзелеш көллияте көне узды