90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИНЛЫЛАР ТАТАРСТАН ТЕАТРЛАРЫ АРАСЫНДА УЗГАН ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ ҺӘМ ШАШКА ЯРЫШЫНДА ПРИЗЛЫ УРЫННАР ЯУЛАДЫ

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында, киләсе — 2019 ел — Театр елы уңаеннан уздырылган Татарстан театрлары арасында өстәл теннисы һәм шашка уеннары буенча ярыш узды.Чараны Г.Камал исемендәге ТДАТ белән берлектә «Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе» Союзы оештырды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре әлеге ярышларда призлы урыннарга лаек булды:
Шашка уеннары, хатын-кызлар:
1 УРЫН — ДИЛӘРӘ ФӘТТАХОВА
2 УРЫН — ЗӨЛФИЯ ВӘЛИЕВА
3 УРЫН — ЛИЛИЯ КАМАЛИЕВА

Өстәл теннисы, ир-атлар:
1 УРЫН — ИЛДАР МОСТАФИН