90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИН КЫШ БАБАЕ БЕЛӘН КАР КЫЗЫ «ДУСЛЫК» ҮЗӘГЕНДӘ БУЛЫП КАЙТТЫ

Бүген, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кыш бабае һәм Кар кызы Казан шәһәре яшьләр учреждениесе «Тәртибе кискен үзгәргән һәм яшь үсмерләр өчен социаль реабилитация үзәге «Дуслык» та булып кайтты.Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтте: шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, хәтта, акробатик номерлар ясап, Кыш бабай белән Кар кызын шаккаттырдылар. Кыш бабай аларга тәмле күчтәнәчләрен өләште. Театрыбыз баянчысы Алмаз Ахунов көйләре астында балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә әйлән-бәйлән әйләнде. Үзәктәге балалар безнең килүне түземсезлек белән көтә, чөнки очрашу беренче тапкыр гына түгел һәм киләчәктә дә традициябез дәвам итәр дигән өметтә калабыз.