90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты

Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова һәм театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова Казан мәктәпләрендә укучы кызлар арасында оештырылган “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнаштылар. Бәйгене Казанның 4 гимназия-интернатында оештырды.

“Асылташ” җәмгыятьтә татар хатын-кызының ролен һәм абруен күтәрү өчен үткәрелә. Конкурс татар тарихын өйрәнүгә, саклауга, дини һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә һәм катнашучылар арасында дәүләткә, милләткә ихтирам уятуга, милли горурлык булдыруга ярдәм итә.

Әлфия Хәсәнова сүзләренчә, “Асылташ” бәйгесе әхлакый кыйммәтләрне ныгыта һәм укучылар арасында татар хатын-кызына хас булган сыйфатларны җәелдерү эшен алып бара. Җиңүчеләр исә 17 апрельда билгеле булачак.

Конкурс Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан университетының филология һәм мәдәниятара элемтәләр институты, Татар яшьләре форумы һәм “Казан талантларының 2.0 ачык университеты” ярдәмендә уздырылган.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты
Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты Тинчуриннар “Асылташ” конкурсы жюри эшендә катнашты