“Әйдә, йөгердек!” квесты драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана. Квест ике команда арасында ярыш рәвешендә үткәрелә. Алып баручы балаларны ике командага бүлеп, ике маршрут буенча озата. Командаларның җитәкчеләре – Шүрәле белән Убырлы карчык.
Квестны оештыручы – Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза.