90 СЕЗОН

Яңалыклар

СӘХНӘДӘШЛӘРЕ: «УЛ БҮТӘН ИДЕ» («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 24.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА, ДӘВАМЫ…)

Зөфәр Харисов,
ТРның халык артисты:
– Тәслимә белән мине нәрсә бәйли иде? — ул рухташым, иҗатташ дустым, сәхнәдәшем иде. Беләсезме, аның турында бүген үткән заманда сөйләве бик кыен. Безнең Тәслимә белән беренче көннәрдә үк «җеннәребез» килеште: иң әүвәл театрда өчәү (берсе Фәнәвил Галиев) яңа ел бәйрәмен башлап җибәрдек. И.Юзеевнең «Мәкәрҗәгә барган идек» спектаклендә партнёрлар идек. Рухташым нинди генә эшкә алынса да — сәхнәдә уйныймы, студентлар укытамы — җиренә җиткереп башкара, ул искиткеч таләпчән, тырыш иде. Училищеда өченче ел чыгарган төркемне мин 4 ел буе күзәтеп бардым, чөнки Тәслимә: «Зөфәр, кил әле, сине балалар ярата», — дип һәрбер курс эшен карарга чакыра торган иде. Театр дөньясында аңа җиңел түгел, рольләре аз, тик ул барыбер канәгать иде, ник дигәндә бушлыкны шәкертләре тутырды, ул аларның яратуын тоеп, бөтен көчен, бөтен
энергиясен шул балаларга күчерде. Авыргач та: «Минем төркемне ал әле», — диде, күрәсең, 1993 елларда Мәдәният һәм сәнгать институтында минем дә ике ел студентлар укытуымны күздә тотып әйткәндер. «Монда Раил Мөхетдиновтан да шәбрәк педагог булмас», — дидем. «Син алайса аңа зинһар, ярдәм ит инде», — диде Тәслимә. Соңгы амәнәте шул иде…
Дәвамы бар
«Сәхнә» журналы №1, 24.01.19
Автор — Нәбирә Гыйматдинова
ccbb02be1d3607f85e850500e0702edc_XL