Тинчурин театрының давылы. Заманында режиссер Резеда Гарипова актер Рөстәм Гайзуллинга әнә шундый бәя биргән иде. Дуамал энергияле актер нинди образда чыкса да, сәхнәне тоту сәләтенә ия. Без аның белән милли кино, театр хәлләре, рольләрнең йогынтысы турында сөйләштек.
– Кайсын сайлыйсың: киномы, театрмы?
– Ай-һай, андый сайлау мөмкинлеге булырмы икән?.. Булган очракта да, мин театрдан баш тарта алмас идем. 15 яшьтә театр училищесына укырга кердем, шуннан бирле шушы мохиттә кайныйм. Әлбәттә, төрле кызыксынулар булды, алга таба да булыр, әмма төп эш – барыбер театр. Мин әле андый сорау бирсәләр, театр да, кино да, дип җавап бирер идем! Аларның икесендә дә актерлык эше таләп ителә ләбаса. Ике юнәлешнең һәркайсы үзенчә «тәмле». Сәхнәдә образ тудыру бер могҗиза булса, кинода төшү – үзе бер кызыклы процесс.
– Хәзер безнең үз кинобыз бар, дип әйтә алабызмы инде?
– Ул юнәлештә эш бара. Милли кино сәнгатенең төрле чоры булды, без артист булып өлгергән чорда гына да, аның төрле этапларын күргән, шуларда катнашкан булды. Кино бар, дип күкрәк кагып әйтерлек булмаса да, аның өчен җан атучылар, аны булдырырга тырышучылар бар. Режиссер Илдар Ягъфәров фильмнарын халык яратып карый. Илшат Рәхимбай үзен режиссер буларак танытты. Алар бар, алар күп. Димәк, нәтиҗәсе булачак. Һәрхәлдә безнең әле үз кинобыз юк, дип әйтә алмыйбыз инде.
– Театр дигәннән. Тинчурин театрына соңгы вакытта игътибар бик зур. Бу актер иҗатына комачаулыймы?
– Актер ул – башкаручы. Аның язмышы турыдан-туры режиссерга бәйле. Ул сине күрә, синең белән эшли икән, димәк син үсештә. Әгәр инде рольләр бирелми икән, көтәргә кала. Театрга бәйле вазгыять бөтенләй тәэсир итми дип әйтеп булмый инде, әмма кулдан эш төште, дип зарланырлык та түгел.
– Рөстәм Гайзуллин дигән актерны ачкан режиссер кем ул?
– Минем остазым – актер, режиссер Илдар Хәйруллин. Шулай ук Тәслимә Хәләф мине актер буларак шомартты. Чөнки уку вакытында тупланган багаж ул – бер нәрсә, тәҗрибә исә – бөтенләй икенче. Бу җәһәттән Кариев театрында Ренат Әюпов кул астында эшләгән вакытны да рәхмәт хисләре белән искә алам. Ә инде иң күп эшләгән режиссер – Рәшит Заһидуллин.
– Прокурор, подполковник кебек «погонлы» рольләрең күбрәк кебек. Начарларны уйнау җиңелрәкме әллә?
– Бер ябышса, ычкындырмый торган образлар була. Миңа тискәре герой образы ябышкан, һаман җибәрми. Мөгаен, төс-кыяфәтем шуңа туры киләдер. Әлбәттә, башка төрле геройларны да уйнап карыйсы килә. Режиссерларга, мөгаен, миндә калыплашкан образ белән эшлисе җиңелдер, яңадан сүтеп җыярга кирәк түгел бит. Берәр режиссер башка яктан ачып, үземне дә гаҗәпләндерсен иде әле. Сәхнәгә чыгып баскач, тамашачы сине танымаса, менә шул була инде ул эштән кичергән бәхет.
Соңгы рольләргә килгәндә, Туфан Имаметдинов, баш режиссер вазыйфасына керешкәнче үк, «Полиционер» спектаклен куйды, шунда сез әйткән погонлы роль булды. Курсташым Марсель Мәхмүтов «Шах… Мат!» моноспектаклен чыгарды, анда прокурор ролендә идем. Хәер, «Турандык» спектаклендә минем роль тискәре түгел.
– Рольләр арасында иң якыннары кайсылары?
– Эшли башлаган вакыттан ук алсак, Кариев театрында куелган «Алмачуар» (Галимҗан Ибраһимов) спектаклендәге Закир роле күңелемә хуш килә иде. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Нәзер» спектаклендә Хисмәтулла, кыска гомерле «Соңгы әсәр»дә (Кәрим Тинчуринның автобиографик новелласы буенча) поручик Сәфәрҗанов күңелгә якын. Тугыз ел буе барган «Күрәсем килгән иде» (Исламия Мәхмүтова) спектаклендә Алмаз ролен дә бик яратып уйный идем. «Карурман» да (Луиза Янсуар, Резеда Гарипова) Даян би – иң авыр туган, шуңа бик якын булган рольләрнең берсе.
– Ә менә «Болгар радиосы»нда иртәнге тапшыруда эшләү театр эшчәнлегенә тискәре тәэсир итмәдеме? Мәсәлән, син җитди роль белән халык каршына чыгып басасың, ә халык танып ала да көлә башлый.
– Театрда 2003 елдан бирде эшлим, ә радио белән 2012 елдан хезмәттәшлек итә башладым. Яшерен-батырын түгел, нәкъ менә радиода эшли башлагач, күбрәк танылу килде. Спектакльне карагач, сезне радио аша белә идек, инде менә килеп күрдек, җитди рольдә күз алдына китерә алмаган идек, дип әйтүчеләр шактый булды. Бу ике юнәлеш бер-берсенә үрелеп тә бармый, комачауламый да. Энергиямне чыгару өчен, аның икесе дә кирәк.
– Театрга ике бурыч куела: акча эшләү һәм халыкка тәрбия бирү. Бүген беренчесенә күбрәк игътибар бирелә бугай. Димәк, касса спектакльләре алгы планга чыгачак. Бу дөресме, синеңчә?
– Шушы ике юнәлешкә көчләр тигез бүлеп бирелсә, театр алга барачак. Кайсы спектакльнең «кассовый»га әйләнәчәген дә кистереп әйтеп булмый, миңа калса. Классик әсәрне дә шундый итеп куеп була: аңа халык егылып йөреячәк, заманча әсәрне дә карамаслык итәргә була. Бездә Салават Юзеевның «Кияү урлау» спектакленә халык егылып йөри, мәсәлән. Дөрес, мин үземне театр репертуарына, аның юнәлешенә бәя бирерлек кеше дип санамыйм. Шәхсән үз кичерешләремнән чыгып кына җавап бирә алам. Әйтик, соңгы вакытта традицион театрга каршы чыгалар. Ниндидер яңа юнәлеш барлыкка китерү омтылышы бар. Спектакль үк булып җитешмәгән әйберләр, эскизлар, лаборатория җимешләре тамашачыга тәкъдим ителә. Мин аларны начар яки яхшы дип бәяли алмыйм. Тамашачының ниндидер бер өлешенә тәҗрибәләр, лабораторияләр кызыклы булырга мөмкин. Мин исә аларны кабул итеп бетерә алмыйм. Миңа классик әсәрләр күбрәк ошый. Бәлки, ул лабораторияләрдә үзем катнашмаганга, әлеге процессны эченнән өйрәнмәгәнгә кабул итеп бетерә алмыймдыр. «Бу спектакль уңышлы түгел, чөнки мин анда катнашмыйм» дигән мәзәктәгечә булмасын, дим. Менә катнашкач, фикер әйтермен.
– Театр сезонны «Турандык» спектакле белән ачарга җыена. «Хан кызы Турандык»ны Камал театры да куйды. Алардан соң бу әсәр белән эшләү авыр булмасмы соң?
– Ә минемчә, төрле режиссерның бер үк әсәр белән эшләп каравы кызыклы. Нәтиҗәдә төрле театрларда бер үк әсәр төрле чишелеш таба. Камал театрының – үз Турандыгы, безнеке исә безнеңчә булачак. Иң мөһиме: яңа чишелеш, яңача караш табарга кирәк. Безнең белән Венгриянең танылган режиссеры, тумышы белән Казан егете Сәрдәр Таһировский эшли. Аның Тинчуринда «Ядәч! Исемдә!» трагикомедиясен куйганы бар. Үзенчәлекле алымнар куллана торган кеше. Тамашачы безнең «Турандык»ка килсә, үкенмәс дип уйлыйм.
– Гаиләдә ир дә, хатын да бер һөнәр иясе булу комачауламыймы?
– Альбина (Гайзуллина – Карив театры актеры. – Ред.) белән безнең актерлык ишек артында кала. Өйдә без ике малайның әти-әнисе, ир белән хатын. Актерны актер гына аңлый дип әйтәләр әйтүен. Без Альбина белән заводта эшләсәк тә, шул ук хәл булыр иде, мөгаен. Чөнки өйдә без нинди бар – шундый. Дөрес, безне театр дөньясы таныштырды. Театр училищесында бер курста укыдык. Димәк бер-беребезне 1999 елдан бирле беләбез. Өйләнешүебезгә 17 ел булды. Балигълык яшенә чыктык, дип әйтсәк тә була. Гаилә дә кеше тормышы кебек үк этаплардан тора икән. Башта хисләр, дуамаллык алгы планда була. Хәзер инде бер-береңнең кадере арткан чорга кердек. Мин үзем – образларда гына түгел, тормышта да шуграк кеше. 21 яшьтә өйләнештек, бер-бер артлы ике малай алып кайттык, ә шуклык кимеми, биләмгә чыгып китәсе килә. Хәзер киресенчә, күбрәк өйдә буласы килә, «басынкылык» дигән нәрсә килеп чыкты. Әмма тик торган җирдән кабынып китү, көнчелек өянәге һаман бар. Ул шулай булырга тиештер инде.
– Әти буларак, тәрбиядә нинди алымнар кулланасың?
– Иң беренче нинди халыктан, нинди нәселдән булуларын төшендерергә кирәк. Безнең балалар татарча сөйләшә, Аллага шөкер. Аннан бер-береңне хөрмәт итү. Әти-әниеңә, туганыңа хөрмәт булырга тиеш. Хөрмәт хисе кечкенәдән сеңдерелсә, ул киләчәктә ярдәм булачак. Аңлашып яшәргә кирәк.
– Кино дөньясына әйләнеп кайтыйк әле. Заһид Мәхмүди әсәре буенча куелган «Җәза» фильмындагы ролең уңышлы килеп чыккан иде. Соңгы вакытта фильмнарда катнашканың бармы?
– Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча куелган фильмда катнаштым. Кино – бик кызыклы дөнья ул. Бер татып карадыңмы, һаман кызыктырып, ымсындырып тора.
Блиц—сораштыру:
– Актер булмасаң, нинди һөнәрне сайлаган булыр идең?
– Уйлап караганым да юк. Мин бит хәтта театр училищесына да, керәм, дип бардым. «Керә алмасам…» дигән уй башка килмәде дә. Актер булмасам… Бәлки, шәп пешекче килеп чыгар иде миннән. Ит белән яшелчәләрне шәп пешерәм.
– Иң зур теләк?
– Алар күп һәм үзгәреп торучан. Иң зур теләк дип, бәлки, ике ул, бер кыз үстерү теләк-хыялын әйтеп буладыр. Мин – гаиләдә бер бала, үз балаларыма андый язмыш теләмәдем. Бер бала ул – «псих-одиночка». Бер-бер артлы ике ул алып кайттык, хәзер инде кәбестә арасыннан кыз эзләп йөрмәбез кебек. Кыз урынына Сөембикә атлы мәчебезне тәрбиялибез.
– Кеше холкында иң ошамаган сыйфат?
– Күзгә карап алдалау.
– Иң ошаган сыйфат нинди?
– Кешеләргә ачык йөзле булу.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Чыганак: «Ватаным Татарстан» газетасы