90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык

Казанның 48 нче мәктәбенең «Тамчы» театр түгәрәге укучылары һәм җитәкчеләре Роза Ризван кызы театрыбызга кунакка килде. Укучылар театр буенча сәяхәт барышында музейда булдылар, театр тормышы белән таныштылар, театр репертуарында балалар өчен барган спектакльләр турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук бутафория, костюмнар цехына керделәр.

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова белән очраштылар. Талантлы артисткабыз театр түгәрәгенә йөрүче балаларның сорауларына җавап бирде, артист булу серләрләренә төшендерде, мастер-класс та уздырды. Артист булырга хыялланган балалар өчен бу очрашу бик файдалы һәм кызыклы булды.

Экскурсияне музей җитәкчесе Розалия Чабатова оештырды һәм алып барды.

«Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык «Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык «Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык «Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык