90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем

«Тырышсаң, алга барсаң, хыяллар чынга аша икән. Кинода да үземне сынап карыйсым килә», – диде яшь актер.

4 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен сәхнәләштерә. Студия актерыАнель Имамиев киләчәктә артист булырга хыяллануын әйтте.

«Миңа хәзер 16 яшь. Җиде яшемнән мәктәптә театр түгәрәгенә йөрдем. 2017 елда «Могҗиза» студиясе ачылгач, шунда килдем. Классик әсәрләр дә, яшьләр өчен язылган заманча спектакльләрдә дә уйнадык. Тырышсаң, алга барсаң, хыяллар чынга аша икән. Кинода да үземне сынап карыйсым килә. Артист булу – зур теләгем», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Анель «Миһербанлык» спектаклендә үз-үзен уйный. «Спектакльдә геройның кайбер сыйфатлары миңа охшаган. Спектакльдә яшүсмерләрнең телефоннарда утырып, дусларын онытулары турында проблема күтәрелә. Тамашачы, яшүсмер балаларга күзләрен ачу мөһим», – дип саный ул.

«Хәй Вахитның «Кияүләр» спектаклен үземчә күчереп язып, мәктәптә театрда куйган идек. Режиссерлык өлкәсендә тәҗрибәм бар. Тинчурин театрында бик күп спектакльләр бар. Шуларның берсе – «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакле. Аны «Могҗиза» студиясе белән сәхнәләштерәсем килә», – дип сөйләде ул.

Анель Имамиев Казан дәүләт мәдәният институтында сәламәтлеге чикле булган балалар өчен театр курсларына йөрүен әйтте.

  • «Миһербанлык» спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү. Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә «Ялкынлы шәһәр» уенында танышып, якын дусларга әйләнә. Тормышта берсенең дә чын дусты булмый. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара.
  • Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.
  • Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән 2019 елда оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
  • «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның яшь артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
Автор: Зилә Мөбарәкшина
Фото авторы: Солтан Исхаков
Чыганак: «Татар-информ»

«Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем «Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем «Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем «Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем
«Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем «Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем «Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем «Могҗиза» студиясе актеры Анель Имамиев: Артист булыр идем