Тинчурин театрының иң сөйкемле һәм иң тыйнак артисты ул. Сәхнәдә нинди генә образлар тудырмый, тамашачыны елата да, көлдерә дә. Аның башкаруында күп кенә җырлар халыкка таныла. Заманында хәтта Әлфия Авзалова да аннан җыр сорап ала. Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина белән әнә шул вакытларны искә төшердек, театрның киләчәге турында уйландык.
– Ләлә апа, эштән бәхет булды дип әйтә аласызмы?
– Эштән бәхетем бар, шөкер. Берсеннән-берсе матур, күңел биреп, ләззәт алып уйный торган рольләр булды. Мине режиссер Равил абый Тумашев күреп алды. Диплом спектаклен карагач та, бу студентны үземә алыр идем, дип әйткән булган икән. Шулай итеп, әле кичә генә диплом алган кыз бала, Казан Кремленең Спас манарасында урнашкан күчмә театрга килеп кердем. Аның бер өлешендә төзүчеләр, икенче өлешендә без эшләдек. Күчмә театрның нигезен тәшкил иткән данлыклы артистлар Люция апа белән Фердинанд абый Фарсиннар, Сания апа Исмәгыйлева, Назлыгөл апа Латыйпова Ренат абый Мифтахов, Зимфира апа Досаева, Марсель Җаббаров, Наил абый Шәйхетдинов, Исламия апа Мәхмүтова мине бик җылы каршы алдылар. Шулкадәр талантлы труппага килеп эләктем мин, ничек бәхет булды димисең?.. Алар тормыш тәҗрибәсе дә, сәхнә тәҗрибәсе дә бирделәр.
– Хатын-кыз өчен бәхет эштәме, гаиләдәме?
– Гадәттә кешегә түгәрәк бәхет телиләр, ләкин аны бик сирәк кешеләр генә кичерә. Мин исә үземне шәхси тормышта бәхетсез дип әйтә алмыйм, әмма ирдән уңдым дип тә әйтеп булмый. Ни кызганыч, үз парымны таба алмадым. Аның каравы бер дигән кыз үстердем. Хәзер онык сөю шатлыкларын татыйм. Мөгаен, табигать кануныдыр ул, бер җирдән китек булса, Ходай икенче яктан тигезли.
– Театр язмышны катлауландырырга сәләтлеме?
– Театрга бирелеп, аны тормышыңда беренче урынга куясың икән, әлбәттә, ул шәхси тормышта бик күп нәрсәләргә киртә булып тора. Минем тормышымда шулай булды.
– Гадәттә интервьюларда кечкенәдән артист булырга хыялландым, сәхнәдә үстем, дип сөйлиләр. Ә сез?
– Безнең нәселдә, гомумән, артистлар юк, шуңа күрә кечкенәдән хыялландым, сәхнәдә үстем, дип әйтә алмыйм. Әмма гаиләбездә театрны ярату шулкадәр зур иде. Әтием дә, әнием дә – театр сәнгатенә мөкиббән кешеләр. Атна саен булмаса да, айга ике-өч тапкыр театрга баралар иде. Камал театрына бару ниндидер бәйрәм кебек кабул ителде. «Искож», Вахитов клубларына күчмә театр килсә, аларның спектакльләрен калдырмаска тырыштык. Мөгаен кечкенәдән күңелгә театрны ярату сеңгәндер. Шуңа гаиләдә театр училищесына укырга керергә теләвем дә табигый кабул ителде.
– Хәким Сәлимҗанов, Марсель Сәлимҗанов, Асия Хәйруллина кебек олы шәхесләрдә укыгансыз. Алар булдырган традицияләр театрда сакланамы әле?
– Татар театрының үз тарихы, үз юлы бар. Ләкин бит тормыш бара, театр да бер урында гына таптана алмый. Залдагы тамашачы да үзгәрә, буыннар алмаша. Мин залны күзәтергә яратам, шулкадәр кызыксынып карыйлар, реакция бирәләр бит. Димәк, халыкның театрга ихтыяҗы зур, ул театрны ярата. Әнә шул кызыксынуны һәм яратуны сүрелдермәс өчен, театр эчендә эзләнү бара, лабораторияләр оештырыла, тәрҗибәләр ясала. Тәҗрибә бер яктан яхшы, икенче яктан куркыныч та ул. Әгәр куелган тәҗрибәң буш, фикерсез икән, ул театрга зыянга гына.
Безнең диплом спектаклен талантлы режиссер Марсель Сәлимҗанов куйды. Аны нәкъ менә заманнан бер адым алда баручы дип әйтәбез бит инде. «Ташкыннар» спектаклен үтә заманча итеп, хәзерге заман киемнәрен кидертеп, пластика белән, яңа формалар кертеп куйган, дип уйлыйсыздыр инде. Юк шул, классик әсәргә хилафлык китермәде ул. Ничек бар, шулай куйды, шулкадәр уңышлы булды. Сагындыра шул чор. Беренчедән, яшьлек еллары, икенчедән, нинди олпатлар янәшәсендә эшләнелгән бит!
– Беренче спектаклегезне хәтерлисезме?
– Бүгенгедәй истә. Мин килгәндә, театрның бер төркеме авариягә очраган иде. Шунда Һаҗәр апа Шәкүровага катырак эләккән, аны хастаханәгә салдылар. Аның урынына «Әтиең мин синең» (Ялунер әсәре, Зөлфәт тәрҗемәсе) дигән спектакльгә Айсылу роленә мине кертеп җибәрделәр. Беренче көнне үк Люция апа мине «ввод»ка әзерләргә дип көтеп тора иде инде. Аның кулы җиңел булды, бер-бер артлы рольләр китте. Беренче киңәше дә истә. «Балакаем, сәламәтлегеңне сакла», – диде. Күчмә театр аена 28әр көн юлда, клубларда спектакльләр куя. Аларның күбесе ягылмаган, салкын. Ә син яшь-җилкенчәкне уйныйсың. Андый рольне кәбестә кебек киенеп уйнап булмый бит инде, күлмәкчән чыгасың. Шуңа миннән бигрәк алар көенә иде. Без килгәндә, үзләренең бер авыртмаган җирләре юк иде инде аларның.
– Театрда кичергән иң беренче шатлыгыгыз нәрсәгә бәйле?
– Мөгаен, театрның биналы булып, стационар режимда эшли башлаган көнендә кичерелгән шатлыктыр ул. Бу – 1988 ел, мин инде театрда 13 нче елымны эшлим. Дөрес, Сания апалар (Исмәгыйлева. – Ред.) белән чагыштырганда бу – бик аз вакыт, билгеле. Ни кызганыч, алар шул мизгелне күрә, шушы бинада эшләү бәхетенә ирешә алмадылар. Без исә башта ышанмый йөрдек. Үзеңнең гримеркаң булу, костюмерлар, чәчтарашларның сиңа хезмәт күрсәтүе башка хәтта гаҗәп тоелды. Боларның барысын да үзебез эшли, декорациясен дә үзебез ташып кора идек бит. Артистлар итеп сизә башладык үзебезне. Камал театрының данлыклы бинасы бит инде бу. Бер яктан, без үзебезнең бинага кире кайттык. Ни дисәң дә, күчмә театр академия театрының филиалы булып оеша. Ул чакта бит авыл халкын шәһәргә алып килеп булмый. Ни транспорты, ни юлы юк дигәндәй. Ләкин авылны мәдәниләштерү артистларның сәламәтлеге бәрабәренә барды.
Яңа бинада берсеннән-берсе матур спектакльләр туды. Мәсәлән, Рәшит Заһидуллин куелышындагы «Гайфи бабай, өйлән давай!» (авт. – Гөлшат Зәйнашева) егерме ел буе барды. Анда Зәкияне уйнадым. «Тол хатыннар көймәсе»ндә Әнисә ролен дә яратып башкардым.
– Сәхнәдә иртә «картайдыгызмы»?
– Әби ролен беренче тапкыр 26 яшемдә уйнадым. Туфан Миңнуллин «Алай түгел, болай ул» дигән пьесасын сәхнәләштерде. Премьерага бер атна кала, репетицияләр барышында әби ролен уйнаучы артистыбыз кинәт кенә бик каты авырып китте. Туфан абый миңа карап-карап торды да: «Ләлә, болай булмый, премьера җитте, әйдә, Аллага тапшырып керешик», – ди. Шулай башланды ул. Аннан соң, минем холыкта рольләргә карата бернинди каршылык юк бит. Кемдер, бәлки, аны иртә картаю дип кабул итәдер, миңа исә ул – бары тик роль, үзеңне яңа яктан ачу. Нәрсә бирсәләр, шуңа риза булдым. Әмма рольләремнең берсе дә кирәкми дип әйтерлек булмады. Әйтик, «Кара йөзләр» спектаклендәге Галимә роленнән кем баш тартыр икән? Бик сирәк артистларга эләгә торган роль бит ул. Яисә Туфан Миңнуллинның «Кырларым, тугайларым» спектаклендәге Мөслимәсе. Ул катлаулы да, четерекле дә, башкару өчен авыр да рольләрнең берсе булды. Бу минем өчен бик зур сынау иде.
– Ләлә апа, сез – «Туй күлмәге» кебек популяр җырларны беренче башкаручы да бит әле. Әмма күпләр җырлавыгызны белми дә.
– Иң беренче мәртәбә «Кара йөзләр» спектаклендә җырладым. Бу спектакль өчен Сара Садыйкова махсус көйләр язган иде. Бик кызганыч, алар сакланмаган шул. Гариф Ахуновның «Хәзинә» әсәре буенча куелган «Кошның да үз оясы була» дигән спектакльдә Мөнәвәрә ролендә «Туй күлмәге» дигән җыр башкардым. Әлеге спектакльнең инсценировкасын Мансур Шиһапов, көйләрен Мәсгуть Имашев язган иде. Менә шул җыр заманында бик популяр булып китте. Әлфия апа Авзалова премьерага килгән иде, беренче пәрдә тәмамлануга, сәхнә артына кереп: «Ләлә, бу җырыңны беркемгә дә бирмисең, бу җырыңны мин җырлыйм», – ди. «Сез җырласагыз, бик сөенер идем, Әлфия апа», – дип җавап бирдем. Сүзендә торды, җырлады ул аны. «Күчмә театрда «Кошның да үз оясы була» дигән спектакль карадым. Анда Ләлә Миңнуллина шушы җырны җырлады. Мин аны сезгә тәкъдим итәм, әмма аның шикелле матур итеп җиткерә алмам инде, гафу итегез», – дип тәкъдим итте. Урыныма сеңдем генә шунда. Әлфия ападан соң Римма Ибраһимова да башкарды бу җырны. Шуннан халыкка таралды инде ул. «Хуҗа Насретдин»да Зөбәрҗәтнең дә роле җырлы иде. Ул хәтле җырлы рольләр башкардым дип тә әйтә алмыйм. Үземне җырчы-артистка дип тә санамадым. Галиябану, Мәйсәрәләр булмадым. Диск чыгару турында да уйлап карамадым. Китап чыгарам, диск чыгарам дип әйтүчеләр булды булуын. Бәлки, башкарганнардыр ул эшне, мин белмим.
– Театрга нинди яшьләр килә?
– Берсеннән-берсе сәләтле яшьләр килә. Телләре чиста, биергә дисәң, бииләр, җырларга дисәң, җырлыйлар, төрле уен коралларында уйныйлар. Аларга карыйм да, Тинчурин театрының да яшәргә хакы бар, дип куям. Без аның өчен бик күп нәрсәләрне корбан иттек инде.
– Театрда тәҗрибәләр ясауны кабул итәсезме?
– Әйткәнемчә, халыкны кызыксындыру өчен тәҗрибәләр дә кирәк. Әмма аның да фикерле һәм мәгънәле булуы яхшы. Тинчурин театрында бара торган лаборатор спектакльләр бу яктан калыша. Мәгънә тапмагач, кабул итеп тә булмый. Бу – шәхси фикерем. Мин үзем тулы канлы, мәгънәле спектакльләр яратам. «Гөләндәм туташ хатирәсе» – моның бер мисалы. Репертуарның бизәге булырлык иде ул, әмма гомере озын булмады. «Сәйдәш. Йокысызлык» дигән спектакльне дә кабул итеп була. Ник дигәндә, Сәйдәшне искә алу, танылган композиторга якынаю өчен эшләнгән иде ул.
– Тинчурин театрының иң серле артистларының берсе сез. Күләгәдәрәк булырга тырышуыгызны әйтүем.
– Холык шундый, Гөлинә. Сәхнәдә эшләү рәхәт, әмма үзеңне күрсәтеп, үзең турында сөйләп йөрүдән дә кыен нәрсә юк.
Блиц-сораштыру
– Артистка хас булган төп өч сыйфат?
– Матурлык. Чөнки сәхнә матурлыкны ярата. Талант. Тырышлык.
– Тамашачыга ни әйтер идегез?
– Театрга мәхәббәтегез сүрелмәсен!
– Театр ул – …
– минем өчен изге урын. Пакь булып калсын иде.