90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөлфия Вәлиева Аитова гимназиясендә “Мәдәният дәресе” үткәрде

Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева Казанның Аитова исемендәге 12 гимназиясендә Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына багышланган “Мәдәният дәресе” уздырды. Дәрес барышында Зөлфия Вәлиева төп игътибарны татар театрына һәм киносына юнәлдерде.

Бигрәк тә, Тинчурин театры тарихы, аның бүгенге үсеше һәм татар кинематографиясе хәле турында тәфсилле итеп чыгыш ясады. Театр һәм кино артисты укучы кызларны барлык халыкларның мәдәниятен хөрмәт итеп, татар телен, сәнгатен, әдәбиятен яхшылап өйрәнергә, аның үсешенә өлеш кертергә чакырды. Укучыларны, бигрәк тә, Зөлфия Вәлиеваның театр һәм кинодагы рольләре, аларны әзерләү хатирәләре кызыксындырды. Шулай ук артистка укучыларга сәхнә осталыгыннан мастер-класс та үткәрде.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Зөлфия Вәлиева Аитова гимназиясендә “Мәдәният дәресе” үткәрде Зөлфия Вәлиева Аитова гимназиясендә “Мәдәният дәресе” үткәрде Зөлфия Вәлиева Аитова гимназиясендә “Мәдәният дәресе” үткәрде Зөлфия Вәлиева Аитова гимназиясендә “Мәдәният дәресе” үткәрде