– Казанны күргәнем дә юк иде, дисез. Беренче тапкыр зур шәһәргә килгән чак исегездәме?
– Казанга берүзем киттем. Шәһәргә унынчыны тәмамлап укырга баручы кызлар да бар иде, алар белән метеорда сөйләшеп киттек. Кемнең дә булса туганы килеп каршы алса, шул кешеләргә барырбыз, берәребезне каршы алмый калсалар, бер-беребезне ташламыйбыз, дип сүз куештык. Ул сүз куешкан арада әти-әниләр сумкага тыгып җибәргән ризыклар да ашалып бетте. Килеп җиттек, Казанда яшәүче бертуган апам мине каршы алырга әле килеп өлгермәгән. Кызларны каршы алдылар, мин апаны күзләгән арада, алар китеп тә барган. Берүзем калдым пристаньда. Елар дәрәҗәгә җитеп көтеп торганда апаның күлмәген күреп алдым… Казандагы беренче көнем шулай истә калды.
– Тагын нинди үкенечләрегезгә калды?
– Бер генә үкенечем – нигә тагын бер бала тапмадым икән. Ул вакытта шартлары башка иде инде, авыррак булды. Хәзерге киләчәкне белгән булсам, һичшиксез, тагын бер бала алып кайткан булыр идем. Башка андый зур үкенечләрем юк. Тормышым әйбәт: ирем эшкә илтеп куя, үзе килеп ала. Гомер буе минем шоферым булды инде ул. 50 яшьтә аның хәтле уйланмаган идем, 55тә гомер узганы сизелә башлады. Хәвефле ел да, әнкәемнең вафаты да, үземнең бик каты чирләп алуым да моңа сәбәп булгандыр. Булган гомернең кадерен, тәмен белеп, шөкер итеп кенә яшәргә икән. Шундый фикергә килдем хәзер.
Автор – Алсу Сәлахова;
Чыганак – “Сираҗи сүзе” газетасы, №6 (126) 15-31 март 2021 ел