90 СЕЗОН

Яңалыклар

Болгарда «Кара пулат» операсы репетицияләре башланып китте

10 августта  артистлар, музыкантлар һәм оештыручылардан торган бер төркем Болгар шәһәрендә килде. Алдан хәбәр ителгәнчә, 12-13 августта биредә 20.00 сәгатьтә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк «Кара пулат» операсына әзерлек эшләре башланды. Музыкаль әсәр ачык һавада күрсәтеләчәк, репетицияләр дә Кара пулат бинасы янәшәсендә үтә. Кисәк кенә һава торышы бозылып, яңгыр яву сәбәпле, тәнәфес ясарга туры килде. Вакыт ягы чикле булганлыктан, репетицияләр әйләнә-тирә бераз кипкәч дәвам иттерелде, төнгә кадәр барды.