90 СЕЗОН

Яңалыклар

Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. «Татар сүзе» халыкара бәйгесендә «Професионаллар» категориясендә II урынга Тинчурин театры актеры Артем Пискунов лаек табылды.

Тамашаны Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова алып барды.

Җиңүчеләрне филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин тәбрикләде. «Без татар телен бөтен халык белән үстердек, баеттык, ул инде белем, мәдәният теле булып әверелде. Телебезгә алга таба да уңышлар юрыйбыз, чөнки халкыбыз аны кадерли. Алга таба телне саклауда үстерүдә татар сүзен ямен күрсәтүдә зур нәтиҗәләргә ирешербез», – диде ул.

“Бу бәйгенең исеменә сәнгатьле уку дип әйтү генә килешә микән? Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Татар халкы шулкадәр талантлы! Шундый сәләтле кешеләр булганда, бу халкының киләчәге бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? Туган телне яратыйк, саклыйк. Киләчәгебез якты булсын”, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе
Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе Артем Пискунов – “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе