92 СЕЗОН

Яңалыклар

Җәйге экскурсияләргә рәхим итегез

Театрыбызда узачак җәйге экскурсияләргә рәхим итегез:

«Театр ул — тормыш, театр ул — яшәеш!»

29 июль 13:00

19 август 13:00

«Театр яктылыкка нурга илтә!»

31 июль 13:00

5 август 13:00

«Үткән юлың данлы, театр!» 

12 август 13:00

Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.

Билет алырга

«Кыз алу» йоласы

Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм тәмле чәйләр көтә. (12+)

«Оркестр буенча сәяхәт»

Музыкаль-интерактив программа тамашачыларны Тинчурин театры оркестры, дөньядагы оркестрларның кыскача тарихы һәм эволюциясе белән таныштыра. Үзеңне дирижер ролендә сынап карарга мөмкинлек бирелә. (6+)

Экскурсиягә коллектив гаризалар 89393817669 телефон номеры буенча кабул ителә.

Җәйге экскурсияләргә рәхим итегез
Җәйге экскурсияләргә рәхим итегез