92 СЕЗОН

Яңалыклар

Яз бәйрәме уңаеннан зәвыклы очрашу-лекциягә чакырабыз

Яз бәйрәме уңаеннан сезне зәвыклы очрашу-лекциягә чакырабыз. Чара бушлай, әмма анда катнашу өчен 8 марттан соң узучы спектакльләргә билет күрсәтү генә кирәк.

8 март 11:00
Тинчурин театрының фойесы
Тема: “Хатын-кызлар: тормышта, сәхнәдә…”
Лекцияне әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова үткәрә. Ә Миләүшә ханымны белгән кешеләр бер тавыштан:
ул берәр тема күтәрсә, димәк, бу, һичшиксез, чын сенсация булачак,
дияр иде.

Бу очрашуда без хатын-кызны чынлап бәяли белгән ир-атлар турында ишетәчәкбез.

Программада:
— җылы, зәвыклы мохит
— илһамландыручы тарихлар
— һәр килгән хатын-кызга бүләк

️Урыннар саны — нибары 25 кеше. Шуңа регистрация бик тиз ябылырга мөмкин, чарага хәзер үк теркәл)

Бу очрашу — тарих, мәхәббәт, сәхнә һәм хатын-кызлар турында тере сөйләшү.

https://teatr-karima-tinchu-event.timepad.ru/event/3856881/

Яз бәйрәме уңаеннан зәвыклы очрашу-лекциягә чакырабыз
Яз бәйрәме уңаеннан зәвыклы очрашу-лекциягә чакырабыз