Әгәр исән булса, бүген аңа 87 яшь тулган булыр иде…
Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туа. Балачак еллары сугыш чорында уза. Төзүчеләр бригадиры булып хезмәт юлыннан барган яшь егетне табигый сәләте Казан театр училищесына җиткерә. 1966 елда укуны тәмамлый һәм театрга эшкә килә.
Хәлил Мәхмүтовның үзенчәлекле, күпкырлы иҗаты татар театр сәнгатенең казанышы, татар милли характерының җанлы гәүдәләнеше булып тора.
Ул 46 ел эшләү дәверендә йөрәге аша үткәреп, бер-берсенә охшамаган төрледән төрле 100 дән артык роль башкарды. Табигатьтән бирелгән сәләте аңа үзе тудырган кабатланмас образларны тирән һәм үтемле итеп ачарга мөмкинлек бирде
Тормыш иптәше, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Исламия Мәхмүтова
истәлекләреннән:
“Хәлил белән без кырык алты ел бергә яшәдек. Ул бик акыллы, гадел булды. Туры сүзле иде, үзенең фикерен әйтә белде. Спектакльләрдә гел төп рольләрне уйнады. Гел аның белән бергә булдык: өйдә дә, эштә дә, гастрольдә дә…Тамашачылар да: “Бер-берегездән туеп бетмисезме соң?” – дип сорыйлар иде. Юк, ул туйдыра торган кеше түгел иде. Ул минем бәхетемә туган кеше…”
Сагынабыз, сез безнең хәтерләрдә…