18 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасының (12+) беренче көне узды. Автор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиуллин, режиссер – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
Спектакль татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга һәм аның белән бергә иҗат иткән сәхнәдәшләренә багышлана.