13 май «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» музыкаль-мультимедиа перформансын Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йортында күрә алачаксыз.
Проект — Айдар Җаббаров куйган «Казанга Тукай кайткан» спектакленең приквелы.
Ясалма интеллект ярдәмендә тудырылган анимациядә яшь Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» истәлекләре җанлана: ятимлек, мохтаҗлык, балачак сагышы һәм өмет. Артистлар геройларны тамашачы алдында тавышландыра, ә оркестр бу тарихны музыкаль яктан баета.