Бүген, 6 августта, театрыбыз артисткасы Ландыш Ибәтуллина туган көнен билгеләп уза.
Хөрмәтле Ландыш Илдар кызы!
Дөньяның гүзәллеген күреп, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә бәхетле яшәргә язсын сезгә. Яраткан тамашачыларыгыз өчен истә калырдай образлар иҗат итеп, сәхнә түрләрен әле озын-озак балкытып яшәргә дигән теләктә калабыз.
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, олы бәхет һәм яңа иҗади уңышлар телибез!