Бүген Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтаховның гомер бәйрәме.
Хөрмәтле Сәлим Григорьевич! Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сәхнәдә сезне күрү, энергетикагызны тою тамашачыга рәхәтлек кенә китерә. Сез тудырган үзенчәлекле образларыгыз тамашачыларны спектакльләргә, магнит сыман, тартып тора.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез.