Бүген театрыбыз артисткасы Эльвина Кәримованың гомер бәйрәме.
Хөрмәтле Эльвина Илнур кызы!
Сәхнәдәге юлыгыз әле генә башланып килә. Тормышта куйган хыял-максатларыгыз сезне бары тик якты киләчәккә алып барсын.
Яшьлегегезнең һәр мизгеленнән ямь табып, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә озын-озак бәхетле яшәргә язсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, яңадан-яңа рольләр һәм проектлар теләп калабыз.