Бүген театрыбыз артисткасы Лилия Камалиеваның туган көне.
Хөрмәтле Лилия Кәрим кызы! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Тормыш юлыгызда бары тик ачык йөзле, киң йөрәкле кешеләр генә очрасын. Тормышыгыз, биюдәге сыман, гаҗәеп, дәртле һәм бәрәкәтле булсын.
Сезгә гаилә һәм хатын-кыз бәхете, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа рольләр теләп калабыз.