Бүген, 7 ноябрьдә. театрыбызның баш режиссеры Туфан Имаметдиновның туган көне.
Хөрмәтле Туфан Риф улы! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Тормышка фәлсәфи яктан каравыгыз сез сәхнәләштерелгән спектакльләрдә ачык чагыла. Бәхет артыннан куып йөрмисез, аны үзегез төзисез. Гаиләдә сез — үрнәк ир һәм әти, театрда — яңа алымнар белән эшләүче режиссер.
Сезгә бары тик ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә озын-озак бәхетле яшәвегезне телибез. Киләчәктә яңа премьералар белән тамашачыларны куандырып торыгыз.