92 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры 92 нче сезонның беренче премьерасын тәкъдим итә: «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..»

Пресс-релиз 

Әлеге пьеса Татарстанда икенче тапкыр куела. 

4-5 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» комедиясе премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор — язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов. Әлеге спектакль – яңа, 92 нче, театраль сезонның беренче премьерасы.

Ул аның кранын төзәтә, ә ул исә аны өметсезлектән аралап, аның тормышын көйли… Спектакльнең эчтәлеген кыскача әнә шулай тасвирлап булыр иде.

Ләкин барысы да алай гади генә түгел шул. Чөнки теләкләрне вакытында чынга ашырмаганда бар да катлаулана, чуалып бетә.  Төп героиняның тормышында да бар да буталган. Урындыклар, ишек тоткалары, йозаклар ватылган, кран җимерелгән.  Өстәвенә, көнче ир белән гомер итүче ахирәте, аскы катта яшәүче шигырь җене кагылган күрше карты, бертуктаусыз шәһәр шау-шуы, ыгы-зыгысы аңа тынгылык бирми… Янәшәсендә ул көткән бердәнбер кешесе дә юк. Ләкин очраклы бер очрашу, һичшиксез, аның тормышын үзгәртәчәк. Моның өчен бары имеш-мимешләргә ышанмаска, ялгышмаска, сабыр итәргә һәм көтә белергә генә кирәк.

Бу комедия тормыш мәгънәсе, ялгызлык, үз-үзеңне эзләү һәм кешеләргә ышаныч турында.

Спектакльнең иҗат төркеме: сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Лилия Сөләйманова, композитор — Васил Гафаров, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр бу пьеса Татарстанда – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында, Башкортстанда – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Оренбург өлкәсендә – Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында куелды.

Шунысын да билгеләп узыйк, бу спектакль – Зиннур Cөләйманов сәхнәләштерә торган 50 нче, юбилей, спектакле.

 

Зиннур Сөләйманов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе: 

  • Казанга, Тинчурин театрына, 50 нче спектакль белән килүем – зур мәртәбә. Моңа кадәр Тинчурин театрының берничә артисты белән «Нәзер» антреприза спектаклен сәхнәләштергән идек. Шуннан соң Тинчурин театры труппасы белән тагын бер тапкыр эшләп карыйсым килде. Хәзер, кабаттан бирегә әйләнеп кайтып, алар белән хезмәт куюым – икеләтә сөенеч. Мин Тинчурин театры актерларының профессиональ яктан үсешен күрәм, алар белән эшләве рәхәт. Труппаның бердәм булуын, яшьләрнең көчле, кызыклы икәнен тоям. Өлкәнрәк буын да картлыкны көтеп ятучылардан түгел, ә, киресенчә, хәрәкәтчән, тере.

Комедия бит ул төрле була. Спектаклебезне уйларга да кирәк булмаган, бармак күрсәтсәң дә, кеше көлдерә торган комедиягә әверелдерәсе килми. Шуңа уйланыр урын да булсын дип, нәкъ менә әлеге пьесаны сайладык. Аның көлкеле урыннары да бар, елатырлык җирләре дә. Шуңа артистлар белән рәхәтләнеп эшлибез. Халыкка да ошар дип өметләнәм. Чөнки бу спектакль залда утырган тамашачы турында.

Төп идеябез – постановканың тормышчан булуында. Спектакль мәхәббәт, ялгызлык, аны җиңеп чыгарлык кешелек көче, теләк-максатлар, һәр кешенең бәхеткә лаек булуы хакында. Һәр кешенең үз вакыты җитә, көтәргә дә кирәк, тырышырга да кирәк. Кулыңны селтәп, өйдә тик ятсаң, берни дә булмый. Алга омтылсаң, кыбырдасаң, хәрәкәтләнсәң, Аллаһы Тәгалә синең каршыңа чыгарып тора. Ният һәм сәбәп кылу мөһим. Ул вакытта син теләгәнең юлыңа да очрый, һәм монда инде синнән тора: син аны ничегрәк «эләктерәсең», аңлыйсыңмы, төшенәсеңме, куркасыңмы, әллә качасыңмы аннан?

 

Тинчурин театры 92 нче сезонның беренче премьерасын тәкъдим итә: «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..»
Тинчурин театры 92 нче сезонның беренче премьерасын тәкъдим итә: «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..»