92 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры өчен үзгәрешләр елы: тарихи күчеш һәм Айдар Җаббаров — «Итоги года 2025: Город, люди и команды» премиясенең шорт-листында!

2025 ел Тинчурин театры өчен тарихи ел булды: ике зур вакыйга театрны мәдәни вакыйгалар үзәгенә чыгарды. Татарстан, 1 адресына күчү һәм Айдар Җаббаровның баш режиссер итеп билгеләнүе театрны яңача суларга этәреп җибәрде.

Премияне инде сигезенче ел рәттән Enter редакциясе һәм K9 коммуникация агентлыгы оештыра. Бу шәһәр индустрияләре өлкәсендә Татарстандагы төп премия, шәһәр мохитен формалаштыруга һәм мәдәни динамикага йогынты ясаучы проектларны, кешеләрне һәм командаларны билгеләүче мәйдан.

Тинчурин театрының күченүе — «Ел вакыйгасы» номинациясенең шорт-листында

Яңа бинага күчү — гади мәйдан алыштыру гына түгел, ә театрның яңарышына көчле этәргеч булды. Яңа сәхнә, киңәйтелгән техник мөмкинлекләр, масштаблы куелышларга юл ачылу һәм тамашачы белән тирәнрәк аралашу — театрны Казанның яңа мәдәни үзәгенә әйләндерде.

«Ел вакыйгасы» номинациясенә турыдан-туры сылтама:

https://entermedia.io/city/itogi-goda-2025-gorod-lyudi-i-komandy/#sobitye_goda

Айдар Җаббаров — «Визионер года» номинациясендә

Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров «Визионер года» номинациясенең шорт-листына керде. Яшь һәм заманча карашлы режиссер театрның яңа йортында иҗади яңарыш миссиясен үз өстенә алды. Ул инде тамашачыны җәлеп иткән премь­ералар чыгарды һәм театрның алга таба үсеш юнәлешен билгеләде.

Айдар Җаббаров номинациясенә турыдан-туры сылтама:

https://entermedia.io/city/itogi-goda-2025-gorod-lyudi-i-komandy/#vizioner_goda

Тавыш бирү 19 декабрь, 23:59 га кадәр дәвам итә.

Гомуми тавыш бирү сылтамасы:

https://entermedia.io/city/itogi-goda-2025-gorod-lyudi-i-komandy/

Тинчурин театры өчен үзгәрешләр елы: тарихи күчеш һәм Айдар Җаббаров — «Итоги года 2025: Город, люди и команды» премиясенең шорт-листында!
Тинчурин театры өчен үзгәрешләр елы: тарихи күчеш һәм Айдар Җаббаров — «Итоги года 2025: Город, люди и команды» премиясенең шорт-листында!