Театрыбыз «Тантана-2025» театраль премиясенең өч номинациясендә тәкъдим ителә:
▫️️ «Иң яхшы эпизодик роль»
Лилия Мәхмүтова
«Туган-тумача» спектаклендә Йолдыз роле өчен
▫️️ «Иң яхшы хатын-кыз роле»
Резедә Сәләхова
«Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен
▫️«Зур формадагы иң яхшы спектакль»
«Туган-тумача» спектакле
Премия лауреатлары Халыкара театр көнендә — 27 март көнне игълан ителәчәк.