90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашты

25 майда Тинчурин театры А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашты. Театрыбыз «Ашина» спектаклен (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, 22-30 май көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрында 25 нче халыкара «МОЛОДЁЖЬ. ТЕАТР. ФЕСТ» фестивале уза. Фестивальдә Әрмәнстан, Белоруссия, Бразилия, Гыйрак, Иран, Казахстан, Россия, Тунис һәм Төркиядән — барлыгы 9 илдән килгән театр 27 спектакль күрсәтәчәк.

Тинчурин театры А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашты
Тинчурин театры А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашты