К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 2024 нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән бүлешәбез.
5 премьера:
- «Җан Баевич» (авт. – Г.Исхакый, реж. – И.Гарифуллин)
- «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» (авт. – И.Зәйниев, реж. – Т.Имаметдинов)
- «Таһир-Зөһрә» (авт. — Ф. Бурнаш, реж. — З.Закиров)
- «Туган-тумача» (авт. һәм реж. — И.Зәйниев)
- «Хыялга бер адым» (авт. — Р.Галиуллин, реж. — Т.Имаметдинов).
Гастрольләр:
- Абакан
- Мәскәү
- Ульяновск
- Яр Чаллы
- Түбән Кама
Проектлар:
- Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы
- «Театраль квиз»
- «Журналистика мәктәбе»
- Яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары
Юбилейлар:
35 ел – Тинчурин театры оркестры
50 яшь – Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов
60 яшь – Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева
Фестивальләр:
- А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивале («Ашина» мистик драмасы) – Санкт-Петербург
- Фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивале («Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе) – Йошкар-Ола
- «У Троицы» Халыкара театр фестивале («Ашина» спектакле) – Сергиев Посад
- «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясе («Флешка, рэп һәм мәхәббәт») – Самара
- «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале («Кара пулат» операсы) – Болгар
- «Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале («Туган-тумача» спектакле)
Җиңүләр:
- «Тантана-2024» республика премиясе – Рөстәм Гайзуллин («Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Җилкәнсезләр» спектакле)
- «Золотой Трезини-2024» VII халыкара премиясенең «Алтын дипломы» – «Җилкәнсезләр» спектакле
- III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы – Ильяс Камал
- «У Троицы» фестивале – «Ашина» мистик драмасы: «Иң яхшы сценография», Тамашачылар симпатиясе бүләге
Бүләкләр:
- Татарстанның халык артисты – Лилия Мәхмүтова
- Татарстанның атказанган артисты – Резеда Сәләхова
- Д.Сираҗиев премиясе лауреаты – Резеда Сәләхова, Артем Пискунов