92 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары

14 августта «Татмедиа»да Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова катнашында республиканың театр әһелләре белән берлектә «К.Тинчурин исемендәге театр: тарихи үзгәрешләр чорында» дип исемләнгән матбугат конференциясе узды.

Чарада спикерлар булып Ирада Хафизҗан кызы Әюпова – Татарстан Республикасы мәдәният министры, Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры, Җаббаров Айдар Тәлгать улы – режиссер, яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты катнашты.

 «Без Татарстан урамы, 1 адресы буенча урнашачакбыз. 8 августта Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының карары чыкты, шул көннән башлап, күченүгә әзерләнә башладык. Безнең хезмәткәрләр һәм артистлар үзгәрешләргә әзер. Горький урамы 13 йорттагы бинага күчкәннән бирле эшләүче артистларыбыз да бар. Алар да бу үзгәрешләрнең мөһимлеген аңлый. Әгәр үзгәрешләр яхшыга таба булса, бу – артистлар һәм тамашачылар өчен рухи күтәрелеш. Октябрь уртасында Татарстан ур., 1 адресы буенча беренче спектакльне куячакбыз. Горький, 13 йорты бәйләнешне өзмибез, чөнки кайбер декорацияләрне анда калдырачакбыз», – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

2021 елда театрның баш режиссеры итеп Туфан Риф улы Имаметдинов билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул театр репертуарын классик һәм заманча әсәрләр нигезендә сәхнәләштерелгән спектакльләр белән баета: «Идегәй», «Җилкәнсезләр», «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», «Хыялга бер адым» һ.б.

«Мин Тинчурин театрына килгәндә, артистлар миңа: «Без – күчмә театр», – ди иде. Театр үзе дә шулай барлыкка килгән. Бу фәлсәфә үзен-үзе раслый: театр бер бинадан икенчесенә күчә. Кәрим Тинчурин үзе дә бер бинада гына эшләмәгән, төрле иҗат юнәлешләрендә хезмәт куйган, театрны төрле шәһәрләргә, авылларга йөрткән. Бу күчеш аның фәлсәфәсенең дәвамы булырга мөмкин. Биредә дүрт ел эшләү дәверендә, беренчедән, театр ачылды. Әгәр театр элек ябыграк халәттә булса, хәзер ул фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый, бирегә яшь режиссерлар, драматурглар чакырыла, төрле темалар күтәрелә, жанрлар төрлелеге барлыкка килә: драмалар, трагедияләр, шигъри формадагы спектакльләр. Безнең бурыч труппаны саклап калу иде, без моны уңышлы башкарып чыктык», – дип ассызыклады Туфан Имаметдинов.

Т.Р. Имаметдинов җитәкчелегендә 2022-2025 нче елларда театр күп тапкырлар «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале һәм «Тантана» Республика театр премиясе лауреаты була.

«Сентябрьдән Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Айдар Җаббаров булачак, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Айдар Җаббаров бу сезонда беренче өч спектакльне үзе куячак. Аларның барысы да музыкаль әсәрләр булачак.

«Бу елны мин җиң сызганып эшләргә җыенам. Татарстан урамы, 1 адресы буенча яңа бинага күченгәч, куелачак беренче премьера – «Хыял артыннан» спектакле (авторы – Резеда Гобаева), аны без берничә элек Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә бер генә тапкыр күрсәттек. Ул бик җылы, совет стилистикасына охшаш, юморлы спектакль. Анда Совет чорындагы татар хитлары оркестрга кушылып башкарылачак. Спектакль озынлыгы – 1 сәгать 30 минут. Биредә күмәк биюләр дә булачак, чөнки ул музыкаль спектакль», – дип ассызыклады Айдар Җаббаров.

Ноябрьдә Кече залда Салават Юзеев пьесасы буенча премьера булачак. Декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакле премьерасы узачак. Шулай ук Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» музыкаль спектакле куелачак. Моннан тыш, клоунада жанрында балалар спектакле булачак.

Бу өч спектакльдән соң Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән драма куелачак. 2026 елда Чыңгыз Айтматовның юбилее, аның әсәре буенча спектакль дә булачак.

«Камал театры яңа бинага күчкәндә, һәркемне «Иске бинага кем киләчәк?» дигән сорау кызыксындырды. 13 мең квадрат метр мәйданның 10 мең квадрат метры – бу сәхнәгә хезмәт күрсәтә торган мәйдан. Бездә театр сәнгате, гомумән, сәнгать, бик гадиләштереп кабул ителә. Җәмгыятьтә бер-беребезгә хөрмәт күрсәтергә тиеш без. Безнең парадигма шундый: һәркем үзен генә күрә. Ләкин бу бина Татарстан Президенты карары белән «Театр – ул барыбер театр булып калырга тиеш» дигән принципка буйсына. Биредә нәрсә генә урнашса да, ул ахыр чиктә театрга әвереләчәк. Бу театрны төзегән ата-бабаларыбызны да хөрмәт итәргә кирәк. Горький урамы, 13 нче йортта башта – опера һәм балет театры, аннары Г. Камал исемендәге театр урнашкан булган. Тинчурин театры да әлеге сәхнәдә күп еллар эшләде. Театрның озак вакытлар күчмә театр булуы билгеле. Сәнгать халыкка якын булырга тиеш. Бүгенге көндә кешеләргә үзләренең күңелләренә якын булган сәнгать юнәлешен табарлык барлык шартлар да тудырылган», – дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Мәдәният министры Туфан Имаметдиновка зур рәхмәт белдерде.

«Артистлар миңа Тинчурин театры – күчмә театр, дип сеңдерделәрр, мин үзем дә күчмә форматны сайларга карар кылдым. Шуңа күрә артистларны статик халәттә калдырам. Татарстан урамы, 1 адресындагы бина – бу җилкән. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» дигән әсәре бар. Айдарның спектакльләр планы гамәлгә ашырылыр дип өметләнәм. Ул үз җилкәнен табар, дип уйлыйм. Без биредә Тинчуринны хупламыйча, җилкәнле булырбыз», – диде Туфан Имаметдинов.

Шулай ук бүген Тинчурин театры коллективының гомуми җыелышында Туфан Имаметдиновка нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерелде һәм театрның яңа баш режиссеры Айдар Җаббаров труппага тәкъдим ителде.

Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары
Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары Тинчурин театрының тарихи үзгәрешләре: күченү, яңа баш режиссер һәм 92-нче театр сезоны планнары