Уенны Татарстан Республикасы Милли Музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее мөдире, драматург, либреттист Айдар Әхмәдиев һәм театрыбыз актрисасы Лилия Камалиева бәяләде. Чараны театрыбыз артисты Салават Хәбибуллин һәм Гөлназ Гыймадиева алып барды.
Квизда Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан медицина көллияте студентлары катнашты.
Җиңүчеләргә Тинчурин театры һәм иганәчеләребез — «Хәзинә» милли сәнгать галереясе һәм Салих Сәйдәшев музееннан бүләкләр тапшырылды.
Чарадан алган хис-кичерешләр катнашучыларның күңелендә әле озак сакланыр. Киләсе «Театраль квиз» апрельдә узачак, вакытын соңрак хәбәр итәрбез.