Бүген театрыбыз гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Тинчурин театры сәхнәдә генә түгел, өмәдә дә булдыра шул.
Шулай ук традициягә кергән матур гадәт буенча театрыбыз артистлары вафат булган хезмәттәшләренең каберләрен зиярәт кылды, аларны тәртипкә китерде.