91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Туган тел көне уңаеннан «Тукай: мәхәббәт турында ихластан» кичәсе үтәчәк

Чара 26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышлана.

Кичәдә КФУның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары катнашачак.

Чараның махсус кунагы — шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Миңнуллина.

Кайчан: 24 апрель, 17.30
Теркәлү сылтама аша.

Чарага керү: 24 апрель 18:30дагы «Ай, былбылым!» спектакленә алынган билетлар буенча.

Тинчурин театрында Туган тел көне уңаеннан «Тукай: мәхәббәт турында ихластан» кичәсе үтәчәк
Тинчурин театрында Туган тел көне уңаеннан «Тукай: мәхәббәт турында ихластан» кичәсе үтәчәк