18 нче ноябрь – Татарстанның халык артисты Тимер Зиннуровның туган көне. Әгәр исән булса, аңа быел 75 яшь тулган булыр иде…
Искә алу чарасының беренче көне театр музеенда актерның туганнары, дуслары һәм күп еллар бер сәхнәдә уйнаган хезмәттәшләре катнашында узды. Хатыны Гөлфия ханым исә театрыбыз музеена Тимер Зиннуров күп еллар уйнаган аккордеонын бүләк итте. Соңыннан «Ай, былбылым!» спектакле алдыннан сәхнәдә театрыбыз артистлары Тимер әфәнде турында якты истәлекләре белән бүлеште.
Искә алу чарасы шулай ук Тимер Зиннуровның туган ягы Лаеш районы Пәрәү авылының мәдәният йортында да оештырылды. Театрыбыз артистлары һәм якыннары актерның каберенә зиярәт, рухына дога кылдылар. Соңыннан авылдашлары өчен «Яратам! Бетте-китте!» спектакле уйналды.
Искә алу чарасын театр музее мөдире Розалия Чабатова һәм музей хезмәткәре Наилә Фәйзрахманова оештырды.
Яраткан артистыбызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…