4-5 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» комедиясе премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор — язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов.
Ул аның кранын төзәтә, ә ул исә аны өметсезлектән аралап, аның тормышын көйли… Спектакльнең эчтәлеген кыскача әнә шулай тасфирлап булыр иде.
Ләкин барысы да алай гади генә түгел шул. Чөнки теләкләрне вакытында чынга ашырмаганда бар да катлаулана, чуалып бетә. Төп героиняның тормышында да бар да буталган. Урындыклар, ишек тоткалары, йозаклар ватылган, кран җимерелгән. Өстәвенә көнче ир белән гомер итүче ахирәте, аскы катта яшәүче шигырь җене кагылган күрше карты, бертуктаусыз шәһәр шау-шуы, ыгы-зыгысы аңа тынгылык бирми… Янәшәсендә ул көткән бердәнбер кешесе дә юк. Ләкин очраклы бер очрашу, һичшиксез, аның тормышын үзгәртәчәк. Моның өчен бары имеш-мимешләргә ышанмаса, ялгышмаса, сабыр итәргә һәм көтә белергә генә кирәк.
Бу комедия тормыш мәгънәсе, ялгызлык, үз-үзеңне эзләү һәм кешеләргә ышаныч турында.