Әлеге уен, 27 март — Халыкара театр көненә багышлана.
Уен Тинчурин театрына бәйле кызыклы сораулар, яңа танышулар һәм шәп хис-кичерешләр булачак. Ә җиңүчеләргә театрыбыз һәм партнерларыбыздан шәп бүләкләр тапшырылачак.
Кайчан: 26 март 16:00
Кайда: Тинчурин театры (Горький ур., 13)
Катнашу шарты: 26 март 18:30дагы «Хан кызы Турандык» спектакленә билет алу.
Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин
Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала
Яшь чикләве: 16-35 яшь
Теркәлү сылтама аша: https://forms.yandex.ru/u/67a30d3984227c0017be9eaf/
Әйдә, безгә — «Театраль квиз»га!