91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында булачак ата-аналар өчен беренче тапкыр федераль форум узачак

Пресс-релиз

Форумда катнашу бушлай, теркәлү буенча.

28 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак ата-аналар өчен беренче тапкыр «Рея» форумы узачак. Бу – Россиянең төрле шәһәрләрендә уза торган федераль социаль проект. Аның максаты – бала турында хыялланучы парларга әти-әни булу өчен кыска юлны күрсәтү.

Форумда Россиянең хатын-кыз һәм ир-ат сәламәтлеге, балага узуга әзерлек, балага уза алмау темасы белән шөгыльләнүче әйдәп баручы табиблары, экспертлары, перинаталь психологлары катнашачак. «Рея» форумы Reya.media медиа-проекты командасы тарафыннан оештырыла, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә үткәрелә. Форума катнашу бушлай, моның өчен теркәлү генә кирәк.

«Рея»  форумы идеясе Россиядә демографияне яхшырту дәүләт сәясәтенә туры килә.

«Әлеге сорауга федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә. Бу эшнең төп юнәлешенең берсе – булачак әти-әниләргә йөклелекне планлаштыру, аларның сәламәтлеген саклау, ЭКО сыман медицинаның заманча казанышларын куллану турында мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттыру. Шуңа без мондый проектларны үткәрүне хуплыйбыз, алар демография мәсьәләләрен хәл итүдә зур өлеш кертә», – диләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Рея» форумында табиблар һәм психологлар һәр теләгән кешегә бушлай консультация уздырачак. Балага узуга нәрсә тәэсир итә, ни өчен парлар балага узганда авырлыклар белән очраша, ЭКО кайчан кирәк, өлкән яшьтә фертильлекне ничек сакларга – шушы һәм репродуктив сәламәтлеккә кагылышлы башка сораулар буенча лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.

 «Рея» форумы – коммуникация һәм аралашу өчен яхшы мәйданчык. Биредә шулай ук ата-аналар темасын яктыртучы язучылар һәм блогерлар белән дә аралашып булачак. «Рея» форумының амбассадорлары булып:

  • Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова;
  • язучы, блогер, «Хорошие отношения» подкастының алып баручысы Радмила Хакова чыгыш ясаячак.

Ислам белгече, Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча белгече, Казан ислам университеты укытучысы Ахмад Абу Яхья Аль-Ханафи ислам дине ягыннан ЭКО һәм башка шундый репродуктив технологияләрне куллану мөмкинлеге турында сорауларга җавап бирәчәк.

Хатын-кызлар сәламәтлеге турында Reya.media медиасына һәм «Рея» форумына нигез салучы Татьяна Печурко:

  • Безнең чара йөклелекне планлаштыру турында күбрәк белергә теләгән, тик һәр клиникага барырга вакыты да, мөмкинлегедә булмаганнар, шулай ук балага узганда проблемалар белән очрашучыларга юнәлтелгән. Без әти-әни булу өчен төрле юллар бар икәнен күрсәтәбез. Форум өчен спикерларны һәм экспертларны бик җентекләп сайлыйбыз. Бөтен мәгълүмат та репродуктив медицинаның соңгы казанышларына нигезләнә. Шулай ук форум мәйданчыгында дустанә мәйданчыкны булдырырга тырышабыз, катнашучыларга психологик ярдәм дә күрсәтәбез.

Моңа кадәр әлеге форум Мәскәү, Түбән Новгород шәһәрләрендә узган. Аның нәтиҗәләре буенча катнашучыларның фикерләре уңай булган.

Форумда катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://forum.reya.media/kazan

Тинчурин театрында булачак ата-аналар өчен беренче тапкыр федераль форум узачак
Тинчурин театрында булачак ата-аналар өчен беренче тапкыр федераль форум узачак