91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Белем вайб» проекты старт ала

Беренче лекция гыйнварда узачак. 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Белем вайб» белем бирү проекты – лекцияләр циклы башлана. Яңа проект театр һәм башка кызыклы темаларга багышланачак. Лекцияләрне ай саен  үткәрү планлаштырыла.

Проектның беренче лекциясе 23 гыйнвар 17.00 сәгатьтә узачак. Темасы: «“Хыялга бер адым”: тарих ни сөйли?». Спикер: Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин. Әлеге лекция премьерасы 2024 елның 18 декабрендә узган, тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән «Хыялга бер адым» спектакленә багышланачак. Искәртеп узыйк, спектакль татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга һәм аның белән бергә иҗат иткән сәхнәдәшләренә багышлана.

Теркәлү сылтама аша: https://forms.yandex.ru/u/6787c1ddf47e730cea80ada3/. Чарага керү шарты: 23 гыйнвар 18:30дагы «Хыялга бер адым» спектакленә алынган билетлар буенча.

Тинчурин театрында «Белем вайб» проекты старт ала
Тинчурин театрында «Белем вайб» проекты старт ала