91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрына «Интеллектуаль уен»га кил!

Әлеге уен 26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышлана.

Уенда Тинчурин театрына һәм Габдулла Тукайга бәйле кызыклы сораулар, яңа танышулар һәм шәп хис-кичерешләр булачак. Ә җиңүчеләргә театрыбыз һәм партнерларыбыздан шәп бүләкләр тапшырылачак.

Кайчан: 23 апрель 16:00
Кайда: Тинчурин театры (Горький ур., 13)
Катнашу шарты: 23 апрель 18:30дагы «Хыялый» спектакленә билет алу.

Уенның җюри әгъзалары:
Габдулла Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова;
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова.

Теркәлү сылтама аша.

Әйдә, безгә — уенга!

Тинчурин театрына «Интеллектуаль уен»га кил!
Тинчурин театрына «Интеллектуаль уен»га кил!