91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрына «Алтын алма» кире кайта

Театрыбыз каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» дигән маҗаралы әкият тәкъдим итә.

Әкиятнең нигезен дуслык һәм яхшылык кебек уңай сыйфат төшенчәләре тәшкил итә. Ачык төсләргә бай әлеге әкият каһарманнары: уңай вә тискәреләре — һәммәсе дә мавыктыргыч һәм ягымлы.
Алар җырлыйлар да, бииләр дә, көлдерәләр дә.

Искәртеп узыйк, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе театрыбыз директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла.

17 май 11.00
Керү ирекле

Спектакль алдыннан 11:00 сәгатьтә фойеда махсус кунаклар — татар эстрадасы җырчылары Алинә Сафиуллина һәм Ильвира Хамматова чыгыш ясаячак.

Проект Татарстан Мәдәният министрлыгының «Балаларга — балалар» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Тинчурин театрына «Алтын алма» кире кайта
Тинчурин театрына «Алтын алма» кире кайта