Ә сез Зөлфия Вәлиеваның тагын бер белеме бар икәнлеген белә идегезме? Ул актриса гына түгел, ә югары белемле психолог та әле. Шуңа күрә әлеге кичәдә сәхнә серләре түгел, ә күңел серләре чишелде.
«Мәхәббәттән — мәхәббәт» чарасында катнашучылар сөю телен аңларга өйрәнде. Зөлфия Вәлиева үз мәхәббәт тарихын сөйләде, ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләрендәге иң мөһим 5 серне ачты.
Шулай ук катнашучылар ничек бер-береңне ишетә белергә һәм үз-үзең белән ничек бәхетле булырга дигән темага тренинг үтте. Әгәр сезне дә бу тема кызыксындыра икән, моның турында комментарийларда языгыз. Очрашулар даими булыр дип планлаштырыла, чөнки бер-береңне ишетә һәм ничек бар шулай кабул итә белү темасы хәзерге заманда бик актуаль. Килешәсезме?