Театрда Фердинанд Фарсин 1951 елдан алып 1983 елга кадәр эшли.
Фердинанд Фарсин 1930 елның 24 апрелендә Чистай шәһәрендә артист Юныс Фарсин гаиләсендә туа. Балачагы Минзәлә шәһәрендә үтә. Артист гаиләсендә туып-үскән егет яшьтән үк сәнгатькә тартыла һәм театр училищесына укырга керә.
Училищены тәмамлаганнан соң, 1951 елда Татар Дәүләт Республика Күчмә театрына эшкә килә. Хатыны, ТАССРның халык артисткасы Люция Фарсина белән бер сәхнәдә иҗат итәләр.
Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук аңа халык мәхәббәте юлдаш була, төскә-биткә чибәр, матур тембрлы тавышы белән күпләрне әсир итә.
Фердинанд Фарсинны халыкка таныткан рольләрнең берсе – Җ. Җаффарлының «Сулган чәчәкләр» трагедиясендә Баһрам образы була.
1958 елда Күчмә театр сәхнәсенә режиссер Кәшифә Тумашева тарафыннан Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» әсәре куела. Муса Җәлил ролен Фердинанд Фарсин башкара. Җәлил ролен халыкка җиткерүдә Фарсинның балачакта Җәлилне күрүе дә ярдәм итә. Муса Җәлил 1941 елда Минзәләдә политработниклар курсларында укый. Шагыйрь театр артистлары белән аралаша, аларга кунакка еш йөри торган була. 11 яшендә Фердинанд Фарсин беренче тапкыр Муса Җәлилне күрә. Хәрби формадан кергән Җәлилдән малайлар күзләрен дә алмый карап торалар. Шагыйрь Фарсинның башыннан сыйпый һәм укуы белән кызыксына. «Сугыш кына бетсен, сез чын бөркетләр булып үсеп җитәчәксез» дип әйтә. Әлеге очрашу Фарсин тормышында хәлиткеч була һәм театр Муса Җәлилгә багышланган спектакль куярга алынгач, бу героик образны иҗат итү аңа ышанып тапшырыла. Артист, шагыйрьлек вазифасына тап төшермичә, патриотик рухтагы көрәшче-язучының эчке дөньясын ачуга ирешә.