Интеллектуаль чараның икенче уены татар әдәбиятына һәм премьерага багышланачак.
Квизда Тинчурин театрына бәйле кызыклы сораулар, яңа танышулар һәм шәп хис-кичерешләр булачак. Ә җиңүчеләргә театрыбыз һәм партнерларыбыздан шәп бүләкләр тапшырылачак.
Кайчан: 23 гыйнвар 15:00.
Кайда: Тинчурин театры (Горький ур., 13).
Катнашу шарты: кичке спектакльгә билет алу.
Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин.
Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала.
Яшь чикләве: 16-35 яшь.
Теркәлү сылтама аша: https://forms.gle/F2y3msPiWoR71Vpw5
Әйдә, безгә — «Театраль квиз»га!