Майның икенче декадасында Тинчурин театры «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында сезгә һәм башкалабыз кунакларына Чыңгыз Айтматовның «Ал яулыклы язмышым» (инсценировка авторы һәм режиссеры – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Җаббаров), И.Зәйниевның «Туган-тумача»; Р.Гобәеваның сезон дәвамында тулы аншлаг белән баручы «Хыял артыннан» мюзиклы, Х.Мөдәррисованың «Бәхет хакы», театрның соңгы премьерасы – легендар «Әни килде» (автор – Шәриф Хөсәенов, режиссер – Айдар Җаббаров) спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Форумның мәдәни программа кысаларында урын алган, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне берләштерү кебек төп тема белән аваздаш булган әлеге спектакльләр гаилә кыйммәтләре, туган җиргә мәхәббәт һәм милли традицияләр аша театр сәнгатенең Россия һәм Ислам дөньясының универсаль диалог теле булуын күрсәтәчәк.