92 СЕЗОН

Яңалыклар

Равил Рәхим улы Тумашевның тууына 103 ел (21.04.1923-02.01.2016)

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә күренекле режиссерлар – Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә туа. Балачагы Казанда һәм өлешчә Мәскәү шәһәрендә уза. 1941 елда Казан шәһәренең 15 номерлы мәктәбен тәмамлый.

Р.Р.Тумашев – Бөек Ватан сугышында катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены һәм “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм “Көмеш хач” медальләре белән бүләкләнә. 1946 елда демобилизацияләнә.

Ул 1946 елда Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә һәм режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. Театрда 1963-1985 елларда баш режиссер булып эшли, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”, М.Горькийның “Мещаннар”, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М.Гафуриның “Кара йөзләр”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” кебек классик әсәрләрен сәхнәләштерә.

Равил Рәхим улы Тумашевның тууына 103 ел (21.04.1923-02.01.2016)
Равил Рәхим улы Тумашевның тууына 103 ел (21.04.1923-02.01.2016)